• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Мотивлаштыруның инновацияле методлары (“Укытучы 2.0 ФИМ”)




2019 елның 28 гыйнварында Россия Федерациясе федераль инновацияле мәйданчыгы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә “Укытучы 2.0” инновацияле проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәренең КНИТУ-КАИның Инженерлык лицей-интернаты базасында яшь педагоглары өчен семинар үткәрделәр.

Бюджеттан тыш нигездә белемнәрне күтәрү һәм һөнәри яктан яңадан әзерлек курслары

ТР Мәгарифне үстерү институты җитәкче һәм педагогик кадрларны белемнәрне күтәрү һәм бюджеттан тыш нигездә белем бирү өлкәсендә актуаль юнәлешләр буенча һөнәри яктан хәзерлек дипломы алу өчен курсларда укырга чакыра.

Өстәмә һөнәри белем (белемнәрне күтәрү һәм һөнәри яктан яңадан әзерләү) программалары исемлеге һәм семинарларның һәм тренингларның тематикасы

Россия Федерациясе “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында 2019 елга база мәйданчыкларын конкурслы сайлап алу үткәрелә

Конкрет өлкәләрне яңартып кору концепциясен эшләү аркылы яңа федераль дәүләт белем бирү стандартына тәңгәл китереп белем бирүнең технологияләрен һәм эчтәлеген яңартып кору, мәгарифне үстерүнең төбәк программаларына һәм Россия Федерациясенең “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасының (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 декабрендәге 1642 нче карары) челтәрле методик берләшмәләренә ярдәм итү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2019 елга база мәйданчыкларын конкурслы сайлап алу игълан ителде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм “Казан талантлар ачык университеты 2.0” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

2019 елның 1 февралендә “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә” Дәүләт программасының Фәнни-экспертлар советы утырышы һәм Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыруның “Перспектива” Концепциясе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм “Казан талантлар ачык университеты 2.0” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.

“Санлы дидактика” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2019 елның 20 мартында “Һөнәри белем бирүнең һәм укытуның санлы дидактикасы” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак, аның эш барышында санлы белем бирү технологияләрен куллану, аларның потенциалы һәм мөмкинлекләре турында фикер алышу планлаштырыла.

Конференция эше барышында видеотрансляция оештырылачак. Аны карау өчен сылтамалар безнең сайтта урнаштырылачак.

Татарстан Республикасы яшь педагоглары форумы (“Укытучы 2.0” ФИМ)

2019 елның 17 гыйнварында Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полингвиаль гимназиясе базасында “Укытучы 2.0” Федераль инновацияле мәйданчыгы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Яшь педагоглары советы белән берлектә Татарстан Республикасы гомумбелем оешмалары яшь педагоглары форумы үткәрелде.

ОРКСЭ һәм ОДНК НР курсларын гамәлгә ашырган педагогик хезмәткәрләрнең төбәкара семинары

2019 елның 18 гыйнварында ОРКСЭ уку курсын һәм ОДНК НР предмет өлкәсен гамәлгә ашырган педагогика хезмәткәрләренең, муниципаль берәмлекләр методистларының БГББ ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыруга нәтиҗәле якын килүләр: ОРКСЭ һәм ОДНКНР предметларын укыту кысаларында тәҗрибә, проблемалар һәм перспективалар” дигән темага төбәкара семинары үтте.

“Педагог-психологның һөнәри стандарты кысаларында белем бирү процессына психологик-педагогик ярдәм итү” республика семинарлары циклын үткәрү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елга Дәүләт биремен үтәү буенча Татарстан Республикасы педагоглары өчен “Педагог-психологның һөнәри стандарты кысаларында белем бирү процессына психологик-педагогик ярдәм итү” актуаль темасына гамәли-ориентирлы семинарлар оештырылды һәм уздырылды (9 июнь, 21 сентябрь, 13 декабрь).

“Инклюзив белем бирүдә инновацияле технологияләр” семинарын үткәрү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2018 елга Дәүләт биремен һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгының йөкләмәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы педагоглары өчен “Инклюзив белем бирүдә инновацияле технологияләр” актуаль темасы буенча өч гамәли-ориентирлы семинар оештырылды һәм уздырылды (2 июнь, 22 сентябрь, 10 декабрь).

Класстан тыш чараларның авторлык эшкәртмәләре республика конкурсына йомгак ясалды

Барлык катнашучыларны котлыйбыз!

Класстан тыш чараларның авторлык эшкәртмәләре республика конкурсына йомгак ясалды (ТР Мәгарифне үстерү институтының 2018 елның 8 ноябрендәге 299 нчы боерыгы). Җиңүчеләр исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтның 2018 елның 21 декабрендәге 349 нчы боерыгына кушымтадан танышырга мөмкин.

Pages